ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Чын күңелдән барлык түбәнкамалыларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар телим!"
Җәмгыять
  • 31 Декабрь 2020 - 06:00
  • Караулар: 33

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән Яңа 2021 ел белән котлыйм!

Әлеге матур гаилә бәйрәмен без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Бу бәйрәм белән иң якты хисләребезне бәйлибез, күңел түрендә йөрткән ихлас теләкләребезнең чынга ашуын көтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

2020 ел беребез өчен дә җиңел булмады. Узып баручы елның бар кыенлыкларына карамастан, түбәнкамалылар бердәм, дус-тату булды, алар бергәләп эшләделәр, шәһәребез һәм районыбызны тагын да яхшырак итү өчен хезмәт куйдылар. Бу елның бездә Игелекле күршелек елы исеме астында узуы да очраклы түгел. Нәкъ менә хәзер, беркайчан да булмаганча, күпләр берләшүнең һәм бер-береңә ярдәм итүнең әһәмиятен бәяләде. Барлык түбәнкамалыларга намуслы хезмәтләре, ышанычлары, битараф булмаулары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.

Кадерле дуслар!

Пандемия әле бетмәде, әмма без сезнең белән шушы шартларда яшәргә, эшләргә өйрәндек, һәм 2021 елга яңа планнар, өметләр һәм үз көчебезгә ышаныч белән керәбез. Киләсе елда Түбән Кама шәһәре үзенчәлекле юбилеен - 55 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасында ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза.

Чын күңелдән барлык түбәнкамалыларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар телим! Яңа ел сәгате сукканда, йөрәк түрендә йөрткән иң ихлас теләкләрегез чынга ашсын, 2021 ел һәр йортка тынычлык, татулык, иминлек алып килсен, иң якты хыялларны тормышка ашырсын!

Яңа ел белән, Түбән Кама! Яңа бәхет белән!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*