ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада спорт комитетының беренче җитәкчеләреннән берсе Юрий Степанов вафат
Җәмгыять
  • 22 Декабрь 2020 - 13:01
  • Караулар: 61

 Түбән Кама районы спорт комитеты беренче җитәкчеләреннән берсе Юрий Степанов вафат. Аңа 84 яшь иде.

Юрий Федорович 1972 елда шин заводы коллективында физик культура тармагын җитәкли, 1976 елда химкомбинатның физик культура тармагы җитәкчесе итеп билгеләнә.

1993-2001 елларда ул Түбән Кама районы спорт комитетын җитәкли. Шул чордагы күпсанлы казанышлардан Түбән Каманың 2000 елда ТР шәһәрләре һәм Казан районнары арасында узган спартакиадада җиңүен билгеләп үтәргә кирәк.

Күпьеллык хезмәте өчен,  Юрий Федоровичка «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

   

Соңгы елларда Юрий Федорович спорт ветераннарына ярдәм итү фонды директоры һәм Түбән Кама муниципаль районының спорт ветераннары советы рәисе булып эшләде.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*