Сишәмбе, 1 декабрь көнне, муниципаль район башлыгы һәм шәһәр мэры, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Метшин Түбән Камада яшәүчеләрне онлайн-кабул итте.
Кабул итү барышында төрле темалар күтәрелде. Әйтик, Артур һәм Альбина Төхвәтуллиннар Шинчылар проспектындагы 33а йортта яшиләр. Алар Айдар Метшинга фатирларына су килмәү мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Төхвәтуллиннар гаиләсе 10 нчы катта яши. Артур Рамил улы сүзләренә караганда, су басымы җитәрлек булмау сәбәпле, алар фатирында даими рәвештә су юк. Айдар Метшин тиешле структура җитәкчеләренә мәсьәләне хәл итәргә, тиз арада насосны алыштырырга кушты. Эш 2020 ел ахырына башкарылачак.
Кайманов урамындагы 8 нче йортта яшәүче Наталья Клипова пандус күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки ханым әйтеп узганча, ул уңайсыз урнаштырылган. Түбән Кама мэры Айдар Метшин 10 декабрьгә кадәр проблеманың хәл ителәчәген җиткерде.
Валентина Малышкина урам фонарьлары булмавына зарланды. Аның сүзләренә караганда, Спорт урамындагы 23 нче йорттан 12 нче мәктәпкә илтүче юл яктыртылмый. Ханым бу участокта фонарьлар кую мөмкинлеген карауны сорады. Ул шулай ук шәһәр башлыгына Чәбия урамындагы 7 нче йорт подъездында ремонтның бик озакка сузылуыннан зарланды. Мэр бу йортка шәхсән килеп, мәсьәләне урында тикшерәчәген җиткерде.
Бу көнне шәһәр башлыгына барлыгы 10 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсы үз сорауларын җиткереп, аларга җаваплар алды.
Исегезгә төшерик, Айдар Метшинга кабул итүгә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә район башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 39-17-17 номеры, шулай ук «Бердәм Россия»нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 41-71-95 номеры буенча шалтыратып, язылырга мөмкин.
Билгеле булганча, 10 декабрьгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе базасында төрле мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү ункөнлеге бара.