«Моя дорога» платформасында Түбән Кама шәһәрендәге юлларны проектлау буенча тавыш бирү башланды. Аерым алганда, сүз «Рамус Молл» сәүдә үзәге янындагы транспорт юлы турында бара. Түбән Кама бу пилот проектта катнашу өчен гариза биргән бердәнбер шәһәр булды.
Конкурс финалистлары булган төбәкләрдә шәһәрдәге хәрәкәт буенча системалы рәвештә төп инициативалар кертеләчәк. Шулай ук җиңүчеләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында алдынгы тәҗрибә куллану мөмкинлеге дә алачак. Моннан тыш, җиңүче шәһәрләрдә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда аварияләрне киметү өчен, юлларны проектлау һәм реконструкцияләүдә яңа алымнар кулланылачак.
Тавыш бирү 2020 елның 11 декабренә кадәр дәвам итә.
Алга таба, 2020 елның 18 декабренә кадәр, иң күп тавыш җыйган 10 гариза арасыннан конкурс комиссиясе 5 муниципаль берәмлек территориясен сайлаячак.
Безнең шәһәр проекты өчен теләгән һәркем түбәндәге шартларда тавыш бирә ала:
- https://100gorodov.ru/myroad сайтына керегез;
- теркәлегез (социаль челтәрләр аша);
-туры сылтама буенча тавыш бирүгә узыгыз (https://100gorodov.ru/improject-6942/ideas/7005);
- безнең шәһәр гаризасы астына «лайк» куегыз.