ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада хатын-кызлар өчен кризис үзәге ачылырга мөмкин
Җәмгыять
  • 27 Ноябрь 2020 - 12:58
  • Караулар: 99
Аналар көне уңаеннан хатын-кыз депутатлар Түбән Камада гаилә, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү үткәрде. Очрашу «Нык гаилә» федераль проекты кысаларында узды.



"Бу - безнең яңа чакырылышта беренче очрашуыбыз. Балалар бакчаларында кече персонал җитмәү, микрорайоннарда балалар өчен махсус мәктәпкәчә учреждениеләр төзү, безнең шәһәрдә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен кризис үзәге ачу мәсьәләләре күтәрелде", - дип яза инстаграмда үз битендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.



Мәктәпкәчә учреждениеләрдә кече персонал җитмәүнең төп сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуы. Әлеге категориягә ярдәм итү өчен, хезмәткәрнең баласын бакчага йөрткән өчен түләүне ташламалы итү - 30% ташлама ясау турында карар кабул ителде.



Түбән Кама халкының сорауларына депутатлар Татьяна Куприянова һәм Гүзәл Гатина, социаль яклау идарәсе, социаль иминият фонды, опека һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре җавап бирде.



Исегезгә төшерик, 1-10 декабрьдә шәһәрдә гражданнарны кабул итү ункөнлеге узачак. Очрашулар дистанцион режимда үтә. (8555) 41-71-95 телефоны буенча алдан язылып куярга мөмкин.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*