ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Быел җәй Түбән Кама лагерьларында 1 629 бала ял иткән
Җәмгыять
  • 23 Ноябрь 2020 - 16:19
  • Караулар: 123
Түбән Камада быел җәй дүрт балалар сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачты:  муниципаль карамактагы «Камский Артек» һәм «Заря», ведомство карамагындагы «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьлары.  Аларда 1 629 бала ял итте. Бу хакта  җитәкчеләрнең дүшәмбе  киңәшмәсендә яшьләр идарәсе җитәкчесе  Айгөл Аитова сөйләде.



 «Камский Артек» ачылу аеруча игътибарга лаек. Биредә күп нәрсәләр Кырымдагы  «Артек»ка охшаш. Географиядән белем бирү модуле, бию, зарядка,  чәчәкләр утырту, истәлекле даталарга багышланган реквием һәм башкалар балалар күңеленә хуш килгән.


«Заря» лагеренда быел мәдәни вакыйгаларга бай программа тормышка ашырылган. Балалар, гадәттәгечә, саф һавада спорт белән шөгыльләнгән, отрядлар арасында төрле иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда көч сынашкан.   «Олимпиец» спорт лагере буларак эшен дәвам иткән  һәм ялның күп өлешен балалар физик әзерлеккә багышлаган. 



 «Юность»та  балалар үзләрен театр, вокал һәм бию юнәлешләрендә сынап караган.

«Күп кенә лагерьларга хас булганча, командада эшләү  балаларга бик күп яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, лагерьда ял иткән һәр бала башка кешегә әверелде, үзен тагын ла яхшырак яктан ачты, без моңа бик шат», - ди Айгөл Аитова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*