ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада вакансияләр саны таләп ителгәннән 2 меңгә күбрәк
Җәмгыять
  • 23 Ноябрь 2020 - 10:29
  • Караулар: 101
Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә 5 165 кеше исәптә тора. Бу хакта бүген район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә учреждение башлыгы Фәрит Гыйльманов җиткерде.

Барлык эшсезләрнең 64% ын хатын-кызлар тәшкил итә. Гомуми санның 26% ы - 16 - 29 яшьлекләр.

Хәзер шәһәр һәм район күләмендә 7 802 эш урынына 916 вакансия ачылган. Ай дәвамында 277 кеше эшкә урнаштырылган.

Быелдан мәшгульлек үзәгенә исәпкә кую турындагы гаризаны онлайн төстә Дәүләт хезмәтләре порталы аша тутырырга мөмкин. Электрон рәвештә әлегә тугыз меңгә якын гариза бирелгән.

Исегезгә төшерик, быелдан эшсезлек буенча түләү күләме 8 000 сумнан 12 130 сумга җиткән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*