ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин митрополит Феофан вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Җәмгыять
  • 20 Ноябрь 2020 - 13:25
  • Караулар: 106
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат. 74 нче яше белән баручы митрополитның үлеме турында бүген билгеле булды. Бу хакта мәгълүматны Казан епархиясе раслады.

"Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуы сәбәпле, авыр кайгыны уртаклашам. Владыка Феофан гомумкешелек кыйммәтләре– игелек, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, тынычлык һәм татулыкны саклау кебек сыйфатларга өндәде. Аның зирәклеге һәм кешеләрне нык яратуы хәтеребездә мәңге сакланыр", - дип яза үзенең инстаграмдагы битендә Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*