ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама икмәк комбинатын 50 еллыгы белән котлыйбыз
Җәмгыять
  • 20 Ноябрь 2020 - 10:00
  • Караулар: 73
Беренче пекарня Түбән Камада 1961 елда ачыла. Биредә көненә 600 килограммга кадәр икмәк пешерелә.



1965 елның февралендә пекарня янында икмәк заводы төзелә. Шул ук елны икенчесе завод та төзелә башлый. 5 елдан соң алар икмәк комбинаты статусын алган бер предприятиегә берләшә.

Комбинат хезмәткәрләре икмәк пешерүдә яңа технологияләр үзләштерәләр, яңа рецептлар кулланалар, икмәкнең төрле сортларын, төрләрен пешерәләр.



1988 елда җитештерелә торган продукцияне төргәкләү цехы эшли башлый. Кондитер һәм икмәк-күмәч әйберләрне дә төргәкли башлыйлар.

1998 елда комбинат составына өч төп цех - икмәк-күмәч, сохари-клиндер һәм кондитер ризыклар әзерләү цехлары керә. Моннан тыш, «Хлеб» («Икмәк») сәүдә йорты төзелә, анда йөзгә якын кеше эшли.


2019 елның декабреннән предприятиене биредә инде 14 ел хезмәт куйган Лилия Гатауллина җитәкли. Ул заводта үз эшчәнлеген 2006 елда башлый, кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече, персонал буенча директор булып эшли.



Икмәк комбинаты Татарстанның Халыкара сыйфат сертификаты алган икенче предприятиесе булды. Бүгенге көндә предприятие район һәм шәһәр халкын икмәк, камыр ризыклары белән төп тәэмин итүче булып тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*