ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Мәскәүдә легендар якташыбыз Николай Лемаевка һәйкәл ачылачак
Җәмгыять
  • 09 Ноябрь 2020 - 09:42
  • Караулар: 44

Мәскәүнең Троекуров зиратында «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Николай Лемаевка һәйкәл ачылачак. Инициатива «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге һәм «Түбән Кама Нефтехим» идарәсе әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителгән.

Һәйкәлне легендар җитәкченең туган көне алдыннан производство ветераннары һәм күренекле Россия нефтехимигының туганнары катнашында ачачаклар.

Николай Лемаев 1929 елның 14 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Кызыл Яр авылында крестьян гаиләсендә туа. 1946 елда авыл мәктәбен тәмамлап, Яңа Куйбышев нефть-технология техникумына укырга керә. Уфа янындагы Черниковск шәһәренә, төзелеп килүче нефть химиясе заводында эшли, анда мастер, өлкән оператор, дежур һәм өлкән инженер, җитәкче урынбасары һәм цех җитәкчесе кебек хезмәт баскычлары үтә. Параллель рәвештә институтта укый.


1963 елның мартында 33 яшендә Николай Лемаев Түбән Камага нефть химиясе комбинаты төзелешенә килә. Кыска гына вакыт эчендә ул бердәм коллектив, эшкә сәләтле һәм югары профессиональ команда җыюга ирешә.   Николай Васильевич җитәкчелегендә «Түбән Кама Нефтехим» каучук һәм мономерлар җитештерү буенча илдә алдынгы сафка чыга. 1980 елда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатен үстерүдәге казанышлары, төзелештә, изопрен каучук җитештерү комплексын эшләтүдә ирешкән уңышлары өчен, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Лемаев Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

1985 елда Николай Лемаев министрның беренче урынбасары итеп билгеләнә, ә 1985-1990 елларда СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министры була. 1990 елда Николай Васильевич үз теләге белән эштән китә һәм РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның киңәшчесе. Кризис елларында Минтимер Шәрип улы үтенече буенча предприятиегә әйләнеп кайта, 1997 елдан «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ Директорлар советы рәисе була. 2000 елда вафат. 14 ноябрьдә Николай Лемаевка 91 яшь тулган булыр иде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*