ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
М7 «Волга» автомобиль юлын төзү буенча Түбән Камада эшлекле киңәшмә узды
Җәмгыять
  • 30 Октябрь 2020 - 13:17
  • Караулар: 66
Түбән Каманы урап узу участогында М7 «Волга» автомобиль юлын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләсе буенча кичә эшлекле киңәшмә узды.

Яңа юл участогының озынлыгы 89 километрга якын булачак. Ул Татарстан Республикасының Мамадыш, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша узачак. Объект составына Кама елгасы аша яңа күпер дә керә.

Киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИ, проектчы һәм заказ бирүче  «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ белгечләре катнашты. Көн тәртибендәге төп тема - төзелешкә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук проектлаштырудагы кимчелекләрне бетерү.

«Юлның әлеге участогын төзү безнең район өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә стратегик мөһим объект булып тора, - дип үз фикерен белдерде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов. - Әйтик, М7 трассасындагы Кама аша салынган күпер транспорт инфраструктурасына йөкләнешне шактый киметер һәм йөк ташу логистикасын җиңеләйтер иде. Әлеге юл участогы авыл халкы өчен шартларны яхшыртырга тиеш».

Эш этаплары турында тулырак проектның генераль проектчысы вәкиле Павел Бобков сөйләде:

«Проектлаганда без халыкның барлык теләк-тәкъдимнәрен, җирнең геологик үзенчәлекләрен, шулай ук трасса янында урнашкан саклау һәм экологик зоналарны исәпкә алдык. Төзелешне өч этапта үткәрү планлаштырыла. Түбән Кама районы беренче һәм икенче этапларга эләгә.

Трассаның буеннан-буена җир өсте һәм җир асты аша чыгу урыннары, тышкы яктырту, торак пунктлар янында тавыш саклау экраннары урнаштырылачак. М7 «Волга» әйләнеч юл төзелеше 2021 елда башланачак, аны 2024 елда тәмамлау планлаштырыла».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*