ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар #ЧитайФест2020 онлайн-фестивалендә арзан бәядән китаплар сатып ала алачак
Җәмгыять
  • 29 Октябрь 2020 - 15:17
  • Караулар: 175
Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәр халкын #ЧитайФест2020 онлайн-фестивалендә катнашырга чакыра.

 Ул 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр  ChitaiFest.rgdb.ru   сайтында һәм  Культура. РФ порталында уза. Чарада язучылар, рәссамнар, педагоглар, психологлар, китапханәләр һәм башка мәдәният,  мәгариф учреждениеләре белгечләре катнаша.

Фестиваль кысаларында яңа басмаларны тәкъдим итү, мастер-класслар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, театральләштерелгән укулар, кино һәм мультипликация күрсәтү, инвалид балалар өчен инклюзив чаралар узачак.

Фестиваль программасы жанр-тематик рубрикалар буенча формалаштырылган: сәнгать әдәбияты, фәнни-популяр әдәбият, фольклор, ата-аналар һәм белгечләр өчен педагогика һәм психология буенча әдәбият. Эшлекле өлеш гаилә укуларының, балалар өчен китап басуның төрле аспектларына һәм китап тармагының актуаль проблемаларына багышланган.

Моннан тыш, фестиваль сайтында китап ярминкәсе дә эшләячәк. Балалар һәм яшүсмерләр өчен китапларны түбән бәядән сатып алу мөмкинлеге булачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
('__utmr_cache','cut_',mktime(0,0,0,1,1,2020));?>