ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада дамбаны үзгәртеп кору 60 процентка үтәлгән
Җәмгыять
  • 27 Октябрь 2020 - 13:32
  • Караулар: 56
Барысы да проект документлары нигезендә - ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары хәзерге вакытта төзелеш эшләре бара торган Кызыл Чишмә дамбасына карата шундый вердикт чыгарды

Күзәтчелек органы тикшерүе бу атнада социаль-әһәмиятле объектларны, шул исәптән федераль программа буенча гамәлгә ашырыла торган объектларны тикшерү буенча расланган программа кысаларында үткәрелә. 2107 метр озынлыктагы Кызыл Чишмә дамбасын реконструкцияләү әлеге категориягә керә. Бер миллиард сумга якын проект агымдагы ел ахырына кадәр тормышка ашырылачак. Ә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ягыннан мондый тикшерүләр июнь аенда ук башланды һәм декабрьдә, объектны тапшырганда тәмамланачак.

Бүген инспекторлар Түбән Камада өченче тапкыр булдылар һәм төзелеш эшләренең үтәлеше проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерделәр. Хәзер дамбада шпунтны су астына төшерү, ярны формалаштыру, ярның өске өлешенә вак таш салу, борысны бетонлаштыру эшләре бара. ТР капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Сергей Цыганцов сүзләренә караганда, дамбада төзелеш эшләрен тикшерү барышында проект документларыннан тайпылышлар һәм кимчелекләр табылмаган. «Барысы да сыйфатлы башкарыла һәм таләпләргә туры килә», - дип ассызыклады ул инспекция барышында. «Объектны кабул итү декабрьдә уздырылачак, - дип белдерде күзәтчелек ведомствосы башлыгы, -  һәм төзүче, ә бу очракта эшләр Казанның «Ак Барс» ТК»  ҖЧҖ тарафыннан алып барыла, аны тапшырганнан соң 5 ел эчендә әлеге объект буенча гарантия йөкләмәләрен үтәячәк».

Бүгенге көндә дамбада башкарылган эшләр күләме 60 процентка якын тәшкил итә. «Ак Барс» ТК» ҖЧҖның эшләр башкаручысы Җәмил Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, 2 ноябрьдән төзүчеләр дамбада йөрү юлын ябарга планлаштыра, бу хакта түбән камалыларга алдан хәбәр итәчәкләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*