ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада 10 меңнән артык дача участогы территориясендә шартлар яхшыртылган
Җәмгыять
  • 26 Октябрь 2020 - 15:29
  • Караулар: 55
«ТРда бакчачылык хәрәкәтен үстерү» республика программасы ярдәмендә Түбән Камада 10 меңнән артык дача участогы шартларын яхшырттылар. Бу максатларга 64 млн сум бүлеп бирелгән.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Наполов хәбәр итте.

Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 29 бакчачылык ширкәте бар, бу 27 меңнән артык гамәлдәге участок.

Программа кысаларында 2020 елда су алу ноктасыннан алып бакча ширкәте чигенә кадәр гомуми озынлыгы 700 м торбаүткәргеч алмаштырылды, 1,8 меңнән артык участок урнашкан дүрт бакчачылык ширкәте өчен 6 насос урнаштырылды.

Электр челтәре хуҗалыгын ремонтлау буенча эшләр каралган. Ике трансформатор подстанциясен алыштыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 3 мең участок урнашкан ике бакчачылык ширкәте өчен шартлар яхшыртылачак. Эшләр якын арада башланачак һәм 2020 елның декабрендә тәмамланачак.

2020 елда республика программасында катнашу нәтиҗәсендә, 110 нчы номерлы (Корабельная Роща) маршруты буенча иң проблемалы автомобиль юлының берсенә капиталь ремонт ясалган. Әлеге участок өч бакчачылык ширкәтен берләштерә, ә бу 2 меңгә якын участок, шулай ук Кама Аланында «Энергостроитель» коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте маршруты буенча юл участогы яхшыртылган. Бу максатларга 57,3 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*