ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
60 елдан соң: чана-трактор поездының соңгы катнашучысы Иван Коршин Түбән Камада күргәзмә ачты
Җәмгыять
  • 21 Октябрь 2020 - 15:52
  • Караулар: 67
Бүген Түбән Кама комплекслы музеенда истәлекле датага – чана-трактор поездының 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

1960 елның 25 декабрендә булачак төзелеш урынына төзүчеләрнең беренче десанты килә. Алар чана-трактор поездында үзләре белән җиһаз – котельный, электростанция, бульдозерлар, экскаваторлар алып килгәннәр. Поезд составында 25 кеше иде. Алар барысы да киләчәктә шәһәр төзелешенә зур өлеш керттеләр.

Бүген күргәзмәне ачу тантанасында шул истәлекле экспедициядән исән булган бердәнбер катнашучы Иван Коршин катнашты. "Иртән безне идарә башлыгы Иван Точилин җыйды һәм, тиз арада платформаларга җиһазлар төяп, яңа шәһәр төзергә китегез, диде. Мин өйгә кайтып, паспорт алып, хатыныма язу язып калдырырга гына өлгердем", - дип искә төшерде ул.

Авылга поезд инде кич белән килде. Төзүчеләр арасында ау белән мавыккан Иван Илюхин да бар иде, ул мылтыктан залп бирде. Шунда ук авыл халкы да йөгереп килеп җитте. Беренче төзүчеләрне җирле халык фатирларында урнаштырдылар.

"Беренче еллар бик авыр булды - су җитмәде, азык - төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр булды, чөнки аларны башка шәһәрләрдән алып килделәр, ә юлларда йөрерлек түгел, - дип искә ала Иван Коршин. - Күпләр түзмәде, китте, ә мин калырга булдым. Түбән Камада минем икенче кызым туды. Монда хәзер дә минем балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым яши".

Күргәзмәдә шәһәр төзүнең документаль чыганаклары – чана-трактор поезды җитәкчесе Кәрим Вәлиуллинның көндәлеге күчермәсе, газеталардан киселгән өзекләр, төзелештә катнашучыларның фотосурәтләре, шәһәр тарихы турында китаплар тәкъдим ителә. Түбән Кама комплекслы музеенда күргәзмә декабрь ахырына кадәр эшләячәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*