ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Камада Роспотребнадзор бизнесменнарны ачык консультацияләргә чакыра
Җәмгыять
  • 20 Октябрь 2020 - 10:46
  • Караулар: 52
21 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Түбән Кама идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көненә кушылачак.

Covid-19 таралуны кисәтү максатларында, бизнесменнарны кабул итү түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылып булачак: 42-51-27, 41-55-50, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзорга (Актүбә ур., 18 нче йорт, 5 нче каб.) килгәндә, битлекләр яки респираторлар куллану мәҗбүри.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*