ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада КФҮне хәзер офиска яки өйгә чакырырга мөмкин (күпбалалыларга һәм өлкәннәргә – бушлай)
Җәмгыять
  • 20 Октябрь 2020 - 08:48
  • Караулар: 25
КФҮ белгечләренең күчмә кабул итүе Түбән Камада яшәүчеләр өчен дә ачык. Хәзерге вакытка кадәр, документларны рәсмиләштерү өчен, күпфункцияле үзәк белгечен теләсә кайсы уңайлы урынга казанлылар гына чакырта ала иде.

Хәзер кадастр исәбенә кую өчен, хокукларны теркәүгә, снилс рәсмиләштерүгә, цифрлы тахограф өчен машина йөртүчегә документларны тапшырырга, әзер Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыгын алдан килешенгән урында түбәнкамалыларга да алырга мөмкин.

Барлыгы күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә 69 хезмәт күрсәтү керә. 8(843) 2220620 номеры буенча телефон белешмә хезмәтенә шалтыратып, барлык кызыксындырган сорауларны бирергә һәм алдан язылырга мөмкин.

Документларны кабул итү хезмәте бәясе – 1114 сум, бирү буенча – 650 сум. Өстәмә хезмәт күрсәтү буенча гариза кабул иткән өчен шул ук күчмә кабул итү кысаларында 605 сум түләргә кирәк булачак.

Гражданнарның ташламалы категорияләре өчен күчмә хезмәт күрсәтү, документлар кабул итү һәм бирү буенча хезмәтләр бушлай башкарыла. Исемлеккә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайбер орденнарның тулы кавалерларыннан һәм Ил геройлары исеменә ия булучылардан тыш, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган гаилә әгъзалары, 80 яшьтән өлкәнрәк түбәнкамалылар һәм күпбалалы гаиләләр керә.

Күчмә хезмәт күрсәтүгә шартнамәне Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы офисларының теләсә кайсысында төзергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*