ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар хезмәт кенәгәсен кәгазьдә яки электрон рәвештә сайлый алалар
Җәмгыять
  • 15 Октябрь 2020 - 13:45
  • Караулар: 134
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен традицион кәгазьдә яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак.
Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон кенәгәне күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки РПФ сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.

Тулырак мәгълүматны 45-33-09 телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*