ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Кама «Татарча диктант» акциясенә кушыла
Җәмгыять
  • 25 Сентябрь 2020 - 12:39
  • Караулар: 73
26 сентябрь көнне Түбән Кама «Татарча диктант» акциясенә кушыла.

Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Диктант язу шәһәрнең барлык мәктәпләрендә оештырыла, моннан тыш, онлайн-режимда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета региональ телеканалларында уза.

Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен, ирекле рәвештә diktant.tatar сайтына керергә, бланкны үз компьютерыгызга күчереп алырга һәм кәгазьдә бастырырга кирәк. ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызып, диктант язарга һәм язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерлап, аның фотосурәтен һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсапка +7 953 483 77 11 номеры аша җибәрергә кирәк.

Диктантны гадәти төстә, укытучылар әйткәнне язып барырга теләүчеләр Түбән Кама шәһәре һәм авыл җирлекләрендәге белем бирү мәктәпләре, урта һөнәри белем учреждениеләре, китапханә, мәдәният йортларына килә ала. Диктант язу 11.00 сәгатьтә башлана.

Текстларны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты экспертлары әзерләгән. Алар шулай ук эшләрне тикшерәчәк тә. Билгеләрне diktant.tatar. рәсми сайтында карап булачак.

«Татарча диктант» Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә инде бишенче тапкыр үткәрелә. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре нинди булуга карамастан, һәркем катнаша ала.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*