ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен бушлай курслар оештырыла
Җәмгыять
  • 24 Сентябрь 2020 - 13:47
  • Караулар: 73
«Демография» илкүләм проекты кысаларында курсларга  5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хатын-кызлар бала карау буенча декрет ялында булырга һәм шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрендә торырга тиеш. Түбән Камада яшәүче 500 гә якын хатын-кызны укыту планлаштырыла, бүгенге көндә  төрле курсларда 270 хатын-кыз укый.

Төркемнәргә туплау түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

-социаль хезмәткәр;

-компьютер дизайны;

-1С: Предприятие;

-гамәли программаларны белүче бухгалтер;

-кадрлар белгече;

- смета эше;

-маникюр ясаучы;

- визажист.

Белешү өчен телефон: 8 (8555) 42-43-47; 43-21-33.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*