ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бөтенроссия халык санын алуга багышланган викторинаның өченче сессиясе җиңүчеләре 7 мең сум акчалата бүләк алачак
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2020 - 15:30
  • Караулар: 63
21 сентябрьдә 11 сәгатьтә 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының өченче сессиясе башлана. Иң акыллы һәм җитез өч катнашучы яңадан акчалата призлар алачак.

Викторинаның чираттагы сессиясе халык санын алу сайтында  strana2020.ru уза, анда  һәр россияле катнаша ала, бары тик сайтта теркәлергә, форма тутырырга һәм электрон почта адресын калдырырга кирәк. Аннары нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

Җаваплар викторинаның яңа этабы башланганнан соң, биш көн эчендә кабул ителә.

Быел конкурс биш сессиядә үткәреләчәк. Аларның һәркайсында катнашырга мөмкин. Чираттагы этапның өч җиңүчесен 7 мең сум күләмендә акчалата премия көтә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*