ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада сәүдә нокталарында мәгълүматның ике телдә язылган булуы тикшерелә
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2020 - 10:12
  • Караулар: 47
Түбән Камада дәүләт телләре турындагы закон үтәлешен тикшерү максатыннан, сәүдә нокталарына чираттагы рейд үткәрелде.

"Кибет диварларындагы һәр  мәгълүмат татар теленә тәрҗемә ителергә тиеш", - ди сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлеге җитәкчесе Марат Вафин, аның сүзләренә караганда,  Түбән Камада бу юнәлештә җитди эш алып барыла.

Әйтик, «Жар свежар» кафесында барлык бәя язулары татар теленә тәрҗемә ителгән, ә менә кулланучы почмагы һәм диварлардагы язулар әлегә рус телендә генә. Зур кибетләрдә,  техник сәбәпләр аркасында, ярлыкларны берьюлы ике телдә язу аерым кыенлыклар тудыра. Һәрхәлдә, эшче төркем әгъзалары билгеләп үткәнчә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә планлы һәм эзлекле эш алып барыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*