ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга күчерү өчен, банкта ук гариза бирергә мөмкин
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2020 - 09:40
  • Караулар: 118

Татарстанның 90 нан артык гаиләсе, ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга күчерү өчен,  банкта ук гариза биргән.

«Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин.

Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә, торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

 «ВТБ», «Ак Барс Банк», «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Акибанк», «Банк Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк», «Автоградбанк», «Альфа-Банк» кебек 11 банк белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның Пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар. Сертификат хуҗасы Дәүләт хезмәтләреннән файдаланып, сертификат алырга хокуклы.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*