ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларның Шинчылар проспектында борылыш булдыру турында Айдар Метшинга мөрәҗәгате уңай хәл ителде
Җәмгыять
  • 17 Сентябрь 2020 - 14:56
  • Караулар: 72

Район башлыгы белән туры элемтә барышында түбәнкамалылардан Шинчылар проспектында ачылган яңа юлдагы борылышларның уңайсыз булуы турында сорау яңгыраган иде.

 Айдар Метшин әлеге мәсьәләне тиешле структура җитәкчеләре белән урынга чыгып тикшерде. “Барлык карарлар да кабул ителде, - дип яза үзенең “Инстаграм”дагы битендә шәһәр башлыгы. - Кичә белгечләр белән очрашу үткәрелде, проектка үзгәрешләр кертелде. Эшләр октябрь аенда төгәлләнәчәк".

“Яңа проект буенча, без Шинчылар - Вахитов проспектлары тыкрыгын кисәргә, “Березка” сәүдә үзәгенә барып җитәргә, анда югарыда телгә алынган тыкрык аша узарга тиеш. Аннары янә трамвай юллары аша гына безнең йортларга барып җитәргә мөмкин", -дигән иде үз мөрәҗәгатендә Динар Д.

Хәзер проспектта өстәмә борылыш булдырылачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*