ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада экология турында кайгыртучы оешманы бүләкләячәкләр
Җәмгыять
  • 16 Сентябрь 2020 - 15:07
  • Караулар: 58

22 сентябрьдә Түбән Кама "Эшкә - велосипедта" акциясенә кушыла.

Быел Түбән Камада акциядә хезмәткәрләре иң күп катнашкан оешма-учреждениене ачыклаячаклар, бүләк тә тапшырачаклар. Шартлар гади: 22 сентябрь көнне  эш урыны бинасы фонында велосипедлы катнашучыларның фотоларын 8-917-271-34-66 номерына WhatsApp аша җибәрергә кирәк булачак.

Моннан тыш, бу көнне эшкә яки укырга велосипедта баручылар җиләк-җимеш яки кечкенә сувенирга да ия була алачак, аларын шәһәр урамнарында волонтерлар таратачак.

Волонтерлар урнашачак пунктлар:

1) Тынычлык проспекты, "Бургер Кинг" каршында;

2) "Тын Аллея" тукт. (Химиклар проспектының так ягы);

3) Химиклар пр., 36, "Аркада" СҮ;

4) Гагарин ур., 6, "Хыял" СҮ;

5) Кама Аланы, базар (2/00).


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*