ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада сайлауларның соңгы нәтиҗәләрен игълан иттеләр
Җәмгыять
  • 15 Сентябрь 2020 - 08:05
  • Караулар: 89
Айдар Метшин эшлекле киңәшмәдә үткән атна ахырында муниципаль районда узган тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Түбән Камада сайлауда 81% кеше катнашкан, хәзерге ТР Президенты өчен сайлаучыларның 82% ы тавыш биргән. Район буенча сайлауга 93% кеше килгән, Рөстәм Миңнехановны шуларның 90,5% ы хуплаган.

ТР Президентын сайлау белән бергә, РФ Дәүләт Думасына Түбән Кама округы буенча өстәмә сайлау узды, аңа республиканың сайлаучылар саны 440 мең кеше булган 10 муниципаль районы керә. Сайлауда Түбән Кама бермандатлы округы буенча сайлаучыларның гомуми саныннан 86,69% кеше катнашкан, Олег Морозов өчен 279 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән, бу 73,42% тәшкил итә.

Бердәм тавыш бирү көне кысаларында шулай ук барлык авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланында шәһәр Советына депутатлар сайлау узды. "Безнең төп максат – халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм аның сыйфатын яхшырту, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин. - Нәкъ менә җирле үзидарә дәрәҗәсендә халыкның тормыш өчен мөһим мәсьәләләре хәл ителә, шуңа күрә җирле сайлауларга түбәнкамалыларда һәрвакыт зур кызыксыну бар".

Иң күп тавышны «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидатлар җыйган, алар шәһәр Советында 26 мандатның 16сын алган. КПРФ һәм «Гадел Россия»нең икешәр мандаты бар. Бермандатлы округлар буенча шәһәр Советына шулай ук үз-үзен тәкъдим итүче өч кеше, «Партия Роста»ның («Үсеш партиясе») ике вәкиле, ЛДПРдан бер кандидат җиңде.

Партия исемлекләре буенча «Бердәм Россия» - 68%, КПРФ - 17%, «Гадел Россия» – 11%, ЛДПР- 3% тавыш җыйды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*