ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Шинчылар проспектында юл хәрәкәтенә кагылышлы мәсьәләне үз контроленә алды
Җәмгыять
  • 10 Сентябрь 2020 - 14:08
  • Караулар: 26
Түбән Кама мэры Айдар Метшин Шинчылар проспектында хәрәкәтне оештыру мәсьәләсен шәхси контроленә алды.

Кичә район башлыгы белән туры элемтә барышында Түбән Камада яшәүче Динар Д.  әлеге участоктагы борылышларга зарланды.

"Сорау Шинчылар проспектындагы яңа юлга, ә нәкъ менә әлеге участоктагы борылышларга кагыла: алар  Шинчылар проспекты буенча 23, 25, 27, 33а һәм 35 нче йортларда яшәүче гражданнарның иминлеге һәм уңайлылыгы өчен алдан уйланылмаган һәм эшләнмәгән. Хәзер, Бакый Урманче урамы ягыннан кайтып, без трамвай юлларын, Шинчылар  - Вахитов проспектлары тыкрыгын кисәргә, «Березка» сәүдә үзәгенә барып җитәргә, анда югарыда телгә алынган тыкрык аша узарга тиеш. Аннары янә трамвай юллары аша  гына безнең йортларга  барып җитәргә мөмкин. Без моны дөрес түгел һәм хәрәкәт өчен куркыныч дип саныйбыз".

Айдар Метшин сорау биргән түбәнкамалыны шәхси очрашуга чакырды: "Мин Сезнең белән Шинчылар  проспектында очрашырга һәм мәсьәләне бергәләп тикшерергә әзер. Мин белгечләрне, ЮХИДИ, проект оешмалары җитәкчеләрен чакырам һәм без  бергәләп фикер алышырбыз".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*