ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин тавыш бирү көненә әзерлек эшенә җаваплы карарга чакырды
Җәмгыять
  • 17 Август 2020 - 15:47
  • Караулар: 69
Сайлаулар темасын Түбән Кама мэры бүгенге гомуми киңәшмәдә кузгатты.

"Без, 11-13 сентябрь көннәрендә һәр түбәнкамалыга сайлау участогына килеп, сайлау мөмкинлеге тудыру, гражданнарыбызның ихтыярый төстә үз фикерен белдерүен тәэмин итү өчен, барлык шартларны да тудырырга тиеш", - диде Айдар Метшин.

Исегезгә төшерик, Бердәм тавыш бирү көнендә ТР территориясендә республика Президентын сайлау, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау, шулай ук Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлау узачак. Татарстан халкы 13е көнне генә түгел, 11 һәм 12 сентябрьдә дә тавыш бирә ала.

"Безнең бурыч үзгәрешсез – сайлаулар легитим, ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш, без сайлау кампаниясе барышында бернинди дә тәртип бозуларга юл куймаска тиеш, - диде Айдар Метшин. - Шуңа күрә хәзер бөтен әзерлек эшләрен яхшы тәмамлау мөһим".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*