ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Төзекләндерелгән Шинчылар проспекты көз башында ачылачак
Җәмгыять
  • 17 Август 2020 - 16:00
  • Караулар: 91
Түбән Камада  Шинчылар проспекты, һава шартлары уңай торса,  сентябрьнең беренче яртысына ремонтланып бетәчәк һәм ачылачак. Бу хакта бүген Айдар Метшин хәбәр итте.

"Хәзер бу автомобильчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә, велосипедчыларның да мәнфәгатьләре исәпкә алынган уңайлы транспорт инфраструктурасы булачак", -диде Айдар Метшин.

Илкүләм проект кысаларында эшләр тәмамланып килә торган тагын бер мөһим проект - Тынычлык һәм Корабельная урамнарын тоташтыручы  юлы төзелеше. "Түбән Каманың  яңа төзелешләрендә юл инфраструктурасын үстерү, халык өчен куркынычсыз юл маршрутлары булдыру ягыннан мөһим участок", - дип бәяләде әлеге урынны Айдар Метшин.

Шәһәрнең  сәнәгать өлешендә тагын бер участокта юл төзелеше бара:  "Южная" автомобиль юлында тимер юл аша ике юл үткәргеч төзү. "Проект безгә районның сәнәгать өлешендә транспорт логистикасын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки хәзерге вакытта проблемалы участокларның берсе булып, гамәлдәге тимер юл кичүләре тора", - дип шәрехләде төзелешне Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*