ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Пенсия фонды инвалидларга айлык түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә билгели башлый
Җәмгыять
  • 14 Август 2020 - 14:27
  • Караулар: 97
Агымдагы елның 28 июленнән башлап, инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә.   Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә.

Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара. Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели.

Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга  инвалидлык турында мәгълүмат кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетында, электрон почта  адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.

Айлык акчалата түләүне гариза  нигезендә рәсмилләштерүдән азат итү  - сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру  юнәлешендә ясалган тагын бер адым.  Инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.

Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы да инвалидның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып - дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр кертелде.

Инвалидлык турында мәгълүмат Федераль реестрга кергәч, Пенсия фондының территориаль органында гражданинга пенсия яисә айлык акчалата түләү мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була. Апрельдән башлап, Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, халыктан кирәкле мәгълүмат алу буенча сорату җибәрү, элегрәк билгеләнгән түләүләрне кабат исәпләү яисә түләү вакытын проактив рәвештә озынайту чараларын тормышка ашыра. Аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү алга таба да дәвам итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*