ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада инвалид балалары булган ата-аналар өчен хокукый белемнәр дәресе үткәрелә
Җәмгыять
  • 14 Август 2020 - 13:57
  • Караулар: 58
Түбән Камада инвалид балалары булган ата-аналар өчен 21 август 15.00 - 16.00 сәгатьләрдә Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе уза.

Сөйләшүнең темасы - мөмкинлекләре чикле балаларның белем алу хокукын тормышка ашыру, инклюзив белем бирү чаралары ярдәмендә реабилитацияләүдә психологик-медик-педагогик комиссиянең роле.

Дәрестә нинди мәсьәләләр каралачак?

- инвалид балаларның һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алуын, белем алуга хокукларын регламентлаучы документлар;

- балаларны адаптацияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кертү тәртибе һәм процедурасы белән танышу,

-психологик-медик-педагогик комиссиядә баланы тикшерү процедурасы, карарларга шикаять бирү процедурасы.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча ( WhatsApp яки смс белән исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен номерыгызны язып җибәрегез) язылырга кирәк. Без сезгә Zoom конференциясенә сылтама җибәрәчәкбез.

Үз соравыгызга дәрес барышында ук җавап аласыгыз килсә, алдан  Adelina.Galiullina@tatar.ru  электрон адресына үз мөрәҗәгатегезне  язып җибәрегез.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*