ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама легендар педагог Александр Вышинскийның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә
Җәмгыять
  • 14 Август 2020 - 10:33
  • Караулар: 104
Бүген Түбән Кама легендар педагог Александр Вышинскийның  тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Бу дата уңаеннан без озак еллар Александр Павлович белән эшләгән педагог Николай Матвеевның истәлекләреннән өзекләр тәкъдим итәбез.

1963 ел. Ил картасында безнең шәһәр юк иде әле, әмма зур нефть химиясе комплексы төзелеше башлануга бәйле рәвештә, Казан химия-технология институтының читтән торып укучы студентлары өчен уку-консультация пункты оештырылды.

Штаб стройки. Фото 1968 года

Мин монда 1968 елда КДУ аспирантурасыннан эшкә килдем. Студентлар белән дәресләр баракларда һәм промбазада үткәрелде. Ул вакытка УПКны  КХТИның гомумтехник факультеты итеп үзгәрттеләр. Аның җитәкчесе итеп, ул вакытта Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе һәм КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының өченче секретаре вазыйфасында эшләгән 37 яшьлек Александр Павлович Вышинский билгеләнде. Ул мине югары математика курсы укытучысы итеп эшкә алды да.

1969 елда, директорның үҗәтлеге аркасында,  шәһәр хакимияте безнең факультетка Студентлар урамындагы биш катлы, башта яшьләр тулай торагы буларак төзелә башлаган йортны бүлеп бирде . Яңа бинага күчкәч, әкренләп югары уку йортының  йөзе дә  үзгәрә башлады: химия дисциплиналары кафедрасы формалашты.

Нижнекамск в 1969 году

Александр Павлович күптән түгел ил картасында кечкенә түгәрәк булып билгеләнгән шәһәргә доцентларны һәм профессорларны җәлеп итүнең авырлыгын яхшы аңлады. Шуңа күрә ул җирле укытучылар составыннан квалификацияле кадрлар әзерләүгә өстенлек бирде.

«Выступал как Цицерон»: в Нижнекамске отмечают 90 лет со дня рождения легендарного педагога Александра Вышинского

Белем бирүдә дә,  фәнни үсештә дә ул безнең алга, беренче карашта, башкару мөмкин булмаган   бурычларны еш куя иде һәм һәрвакыт теләгән нәтиҗәгә иреште. Лектор һәм укытучы буларак, ул үзе һәрчак үрнәк һәм абруйлы иде. Барлык конференцияләрдә һәм җыелышларда Цицерон кебек оста чыгыш ясады. Аның сүзләреннән соң, туры мәгънәсендә, тауларны ишеп, фәнгә һәм нефть химиясенең квалификацияле белгечләрен әзерләү эшендәге теләсә кайсы   каршылыкны җиңәсе килә башлый иде.

«Выступал как Цицерон»: в Нижнекамске отмечают 90 лет со дня рождения легендарного педагога Александра Вышинского


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*