ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Пенсия һәм стаж күләме турындагы мәгълүматларны түбәнкамалылар өйләреннән чыкмый гына ала алачак
Җәмгыять
  • 13 Август 2020 - 12:20
  • Караулар: 55
Түбән Кама Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны түбәнкамалылар  өйләреннән чыкмыйча, 279-27-27 телефоны аша махсус кодтан  файдаланып алырга мөмкин.

Хәзер РПФның рәсми сайтында шәхси «кодлы сүз»не сайлау мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Шәхесне идентификацияләү өчен кодлы сүздән файдалану турында» гаризаны шәхсән бирергә мөмкин. Гражданнарны кабул итүгә  45-33-09 телефоны буенча алдан язылып була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*