ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәрендә гражданнар инициативаларына иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы оешты
Җәмгыять
  • 13 Август 2020 - 07:21
  • Караулар: 36
Айдар Метшин бүген Түбән Кама шәһәрендә  гражданнар инициативаларына иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы утырышында катнашты. Күптән түгел төзелгән структура шәһәрлеләр һәм хакимият арасында турыдан-туры элемтә урнаштырырга тиеш.

Штабка төрле өлкәләрдән 11 танылган җәмәгать эшлеклесе  керде. Яңа оешманың төп максаты - Түбән Каманың һәрбер җәмәгать оешмасын тәкъдим итү, алар аша халык һәм  хакимият арасындагы үзара элемтәне ныгыту.

"Мин иҗтимагый фикер лидерлары – зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия кешеләрнең дәрәҗәсенә таяна торган әлеге иҗтимагый инициативаны хуплыйм", - диде Айдар Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, штаб эше түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Штаб Халыклар дуслыгы йортында урнашачак. Эш юнәлешләре арасында -  хәрби-патриотик,экологик, волонтерлык, социаль һәм башка өлкәләр.

"Конструктив хезмәттәшлек  -  иң мөһиме",-дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин һәм әлеге  яңа эксперт-киңәшмә органын төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*