ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Түбән Кама эшкуарлары белән аралашты
Җәмгыять
  • 12 Август 2020 - 15:35
  • Караулар: 43
Олег Морозов кичә Түбән Кама эшкуарлары белән очрашты.

Очрашу башында сенатор үзе турында сөйләде. Ул Түбән Кама да керә торган  АСИҮТ (ТОСЭР) концепциясен  эшләүдә катнашкан булган.

Федерация Советы әгъзасы сүзләренә караганда, ул бизнесның барлык проблемаларын төптән белеп бетерми, шуңа күрә федераль законнарга мөһим үзгәрешләр кертү өчен, урыннарда эшмәкәрләр белән фикер алышу кирәк.

Түбән Кама бизнесменнары Олег Морозов белән бик теләп аралаштылар, көндәлек эшчәнлектә очрый торган кыенлыклары турында сөйләделәр. Мәскәү сәясәтчесе барлык тәкъдимнәрне исәпкә алырга һәм соңыннан аларны чишү юллары буенча  эшләргә вәгъдә бирде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*