ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Түбән Кама муниципаль районы дин әһеллләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 12 Август 2020 - 07:17
  • Караулар: 62
"Мин Мәскәүдә Татарстанны тәкъдим итүем белән горурланам", - дип билгеләп үтте Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Түбән Кама муниципаль районы дин әһеллләре белән очрашу барышында.

Диалогта Чистай епархиясе епискобы Игнатий, Түбән Камадан протоиерей Александр Колчерин һәм Покровский округыннан  протоиерей Виталий Кузьмин, чиркәү настоятельләре, Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Сөйләшүне епископ Игнатий  ачып җибәрде, Ул Түбән Кама районында  православие дин әһелләре эшчәнлеге  турында сөйләде. "Хәзер яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Алар тарихны белсен, дин белән таныш булсын өчен, рухи-әхлакый тәрбия алып барырга кирәк".

Салих хәзрәт тә бу фикерне хуплады, ул мәчеттә  сәламәт яшәү рәвеше, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәм принципларына нигезләнгән зур тәрбия эше алып барылуы турында сөйләде. "Моны күптән түгел узган Корбан бәйрәме тагын бер кат раслады, без мәхәллә халкы ярдәме белән мохтаҗларга мең ярым тонна ит тараттык".

"Мин сезнең белән аралашудан зур дулкынлану кичерәм, - дип билгеләп үтте Олег Морозов. - Мин үзем дингә олыгайгач килдем,  әмма моңа һәр кеше  үзе аңлый һәм тоя башлагач килә дип саныйм. Мин Татарстанда, күпмилләтле мохиттә үстем һәм беркайчан да кешеләрне аларның диннәре яки милләте буенча аермадым, һәм Мәскәүдә күпмилләтле Татарстанны тәкъдим итүем белән горурланам".

Соңыннан, дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, Олег Морозов: "Сезнең миссиягез бик зур, һәм мин үз дәрәҗәмдә сезнең ярдәмчегез булырга әзер", - дип ассызыклады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*