ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама суд приставлары яңа бинага күчте
Җәмгыять
  • 10 Август 2020 - 17:31
  • Караулар: 121
Бүген Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Түбән Камада суд приставлары хезмәтенең яңа бинасын карады. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров озата йөрде.

Суд приставлары хезмәте яңа бинага күптән түгел генә күчте. Моңа кадәр коллектив Студентлар урамы 25 нче йортындагы кысан бинада эшләде, анда халык өчен уңайлыклар юк иде.

2018 елның 1 ноябрендә Түбән Кама районы суд приставлары бүлеге ике өлешкә бүленде, шул ук вакытта Айдар Метшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама муниципаль районының суд приставлары хезмәтен бөтен республика өчен сынау проекты сыйфатында үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Пилотный проект: приставы Нижнекамска теперь трудятся в модернизированном здании

2019 ел ахырында Түбән Камага суд приставлары бинасын модернизацияләү өчен республика бюджетыннан 23 млн  сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Студентлар урамының 7 нче йортында урнашкан яңа бинаның мәйданы элеккесеннән ике тапкырга диярлек артып китә. Капиталь ремонттан тыш, бирегә килүчеләр үз сорауларын тыныч хәл итә алсын өчен, барлык шартлар да тудырылган. Беренче чиратта, бинаның холлы бик уңайлы эшләнгән,  биредә килүчеләрне кабул итү өчен аерым "тәрәзәләр",  талон алу һәм квитанцияләр түләү өчен терминал бар. Чират көтү өчен урындыклар куелган.

 Татарстанда болай җиһазландырылган бүлек башка районнарда юк әле, Түбән Кама проект гамәлгә ашырыла торган пилот шәһәр булды. "Хәзер бу юнәлештә эш алып бару өчен,  " юл картасын" эшләү мөһим", - дип билгеләп үтте Айдар Метшин, киләчәктә хәл итәсе мәсьәләләрне күз алдында тотып.

Пилотный проект: приставы Нижнекамска теперь трудятся в модернизированном здании

Сүз, беренче чиратта, кадрлар белән тәэмин итү турында бара: әлегә штат 50 процент кына җыелган. Әнвәр Закиров сүзләренә караганда, мондый хәл  бүлекнең статусы үзгәргәннән соң килеп чыккан, бу елның июнь аеннан ул  дәүләт-гражданлык хезмәтеннән  хокук саклау органына әверелгән.

Олег Морозов әйтеп үткәнчә, бу этапта  элеккеге белән хәзергене  чагыштырырга кирәк: "Бу үзгәрешләр – алга зур адым. Икенче мөһим адым - хезмәт алдына нинди бурычлар куелуы, халык өчен шартлар тудырылуы, чөнки хакимиятнең бурычы -  кеше өчен теләсә нинди хезмәтне уңайлы, аңлаешлы, җайлы итү. Хәзер бу механизмның  эшли башлавы һәм түбәнкамалыларның үзгәрешләрне тоюы кирәк".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*