ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшинның халыкны чираттагы кабул итүе узды
Җәмгыять
  • 07 Август 2020 - 15:28
  • Караулар: 192
Түбән Камада яшәүче бер ханым үз ишегалларында яшьләрнең спиртлы эчемлекләр эчүенә борчыла. Ул хокук саклау органнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма, аның фикеренчә, бу - вазгыятьне үзгәртә торган вакытлы чаралар гына. Шул ук темага тагын бер мөрәҗәгать тыңланды: бөтен бер подъезд үзләренә тынычлык бирмәүче ир-ат турында шикаять керткән.

Түбән Кама мэры әлеге хәлне төгәл ачыкларга кушты. «Без мондый проблеманың барлыгын беләбез, аны бетерү өстендә эшлибез. Тик кеше үзе теләмәсә, нәрсә дә булса эшләп булмый. Кешеләр төрле була: кайберләре бөтен мөмкинлекләре булса да, үзләренең начар гадәтләрен ташлый алмый, ә кайберләре, соңгы көчен җыеп, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, мөмкин булмаганны эшләргә тырыша»,-диде Айдар Метшин.

Кабул итүгә югары уку йортында укуына түләүдә ярдәм сорап килгән Динар Дихтяренко моңа үрнәк булып тора. Инвалид коляскасында йөрүче егет психолог һөнәрен уңышлы үзләштереп кенә калмыйча, "Рубаха" инклюзив үзәге базасында үз бию төркемен дә булдырган.

Җәмәгать транспорты темасы да очрашуны читләтеп үтмәде. Айдар Метшин әлеге мәсьәләнең контрольдә булуын ассызыклады.

Үзенең бәласе белән июнь аенда көчле яшенле яңгыр вакытында санаулы минутлар эчендә йорты янып беткән Смыловка авылында яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ана һәм кыз - шушы йортта яшәүче инвалидлар - хәзер мунчада яши. Айдар Метшин, ярдәм күрсәтүдән тыш, авыл җирлеге җитәкчесенә әлеге хәлне контрольгә алырга кушты.

Түбән Камада яшәүче бер ханым «Хыял» кибете янында баскычны төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Айдар Метшин әлеге баскычның 1 сентябрьгә кадәр ремонтланачагын җиткерде.

Гражданнар игътибарына! Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинның халык белән очрашулары Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза. Алдан язылу өчен телефон: 39-17-17.

Моннан тыш, гражданнарның хакимият органнары вәкилләренә гариза, шикаять, тәкъдимнәре түбәндәге сылтамалар буенча кабул ителә:

http://www.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (рус телендәге мөрәҗәгатьләр);

http://tat.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (татар телендәге мөрәҗәгатьләр).

Район Башлыгының ышаныч телефоны: 88555- 473-473.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*