ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Кама районында төзелеп килүче объектларны карады
Җәмгыять
  • 06 Август 2020 - 14:45
  • Караулар: 123
Айдар Метшин бүген Түбән Кама районында күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Борок авылында төзелеп килүче 14 урынлы башлангыч мәктәп һәм 15 урынлы балалар бакчасын үз эченә алган күпфункцияле үзәктән башланды.

2014 елда авылда 1938 елда ук төзелгән мәктәп ябылган, шуңа күрә балалар шәһәргә яки Сухрауга йөреп укырга мәҗбүр.

Яңа берләштерелгән үзәк төзелешенә 47 млн сумнан артык акча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Түбән Кама районы халкы һәм җитәкчелеге берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң бүлеп бирелгән. Төзелеш мәйданчыгында инде күп эш башкарылган, объект якынча 1 октябрьдә ачылачак. Балалар бакчасы төркемнәре комплектланган инде, ә парта артына ике сыйныфка җиде бала утырачак. Коллективның педагогик составы да сайланган.
"Бу урын авылның үзәге булырга тиеш, - диде Айдар Метшин. - Шуңа күрә аны төзекләндерү бик мөһим, чөнки без монда ихтыяҗга бәйле рәвештә башка элементларны да өстәячәкбез". Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы авыл халкын яңа белем бирү учреждениесе исемен сайлауда актив катнашырга чакырды: "Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк. Мондый үзәкнең барлыкка килүе - авыл өчен зур вакыйга, шуңа күрә халыкның исем сайлауда актив катнашуы бик мөһим".

Школа, садик, ФАП, комбинат: Айдар Метшин проинспектировал строящиеся в Нижнекамском районе объекты

Алга таба Айдар Метшин "Нижнекамский" кооперативының сугым һәм ит эшкәртү комбинаты төзелеш мәйданчыгын карады.

Сухрау авылында киңәшмә берничә мәйданчыкта узды. Шуларның беренчесе - республика программасы кысаларында төзелеп килүче ФАП. Аны ачу сентябрь башына планлаштырылган.

Икенче мәйданчык - мәдәният йорты артындагы сквер, анда реконструкциянең беренче чираты башкарыла. Киләсе елда эшләр тәмамланачак, биредә балалар мәйданчыгы һәм бәйрәм чаралары уздыру урыны барлыкка киләчәк.

Школа, садик, ФАП, комбинат: Айдар Метшин проинспектировал строящиеся в Нижнекамском районе объекты

Республика бюджетыннан бу максатларга 2020 һәм 2021 елларга 10 ар млн сум бүлеп бирелгән.

Бу урын Сухрау авылының үзәге булып тора, шуңа күрә Айдар Метшин территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә игътибар итте: "Монда барысы да бербөтен булырга тиеш. Бу хакта объектларны төзү стадиясендә үк уйларга кирәк". Биредә урнашкан Мәдәният йортына килгәндә, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов сүзләренә караганда, ул киләсе елда республика реконструкция программасына кертелгән.

Школа, садик, ФАП, комбинат: Айдар Метшин проинспектировал строящиеся в Нижнекамском районе объекты

Айдар Метшин басуларда да булды, хәзер урып-җыю эшләренең кызган чагы. Түбән Кама районында иң югары уңыш (гектарына 70 центнер) «Орсис-Агро» кырларыннан алына. Биредә «Скипетр» сортлы көзге бодай үстерәләр.

Киңәшмәнең соңгы ноктасы - Корабельная, 60-62 һәм Тәбиев, 42 урамнарындагы яңа йортлар янындагы мәйданчык. Күпкатлы йортлар инде файдалануга тапшырылган. Күченү документлар рәсмиләштерелгән очракта узачак. Бу йортлардан 77 фатир ятим балаларга бүлеп бирелгән. Түбән Камада быел барлыгы 90 ятим фатир алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*