ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Морозовны Думага өстәмә сайлауда кандидат итеп теркәде
Җәмгыять
  • 30 Июль 2020 - 15:02
  • Караулар: 69
ТР Үзәк сайлау комиссиясе сенатор Олег Морозовны Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда кандидат сыйфатында теркәде.

 Шул хактагы карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Мәгълүматны "Татар-информ" МА җиткерә.

«Кандидат тарафыннан тәкъдим ителгән документлар федераль закон, шулай ук РФ Үзәк сайлау комиссиясе хокукый актлары таләпләренә туры килә», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова.

Ул билгеләп үткәнчә, кандидатның документлары гамәлдәге закон нигезендә тикшерелгән. «Тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук дәүләт органнарыннан килгән җаваплар кандидатны тәкъдим итү тәртибенең федераль закон таләпләренә туры килүе турында сөйли», - дип искәртте Борисова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*