ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Туроператор һәм кулланучылар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, карар кабул ителде
Җәмгыять
  • 29 Июль 2020 - 16:35
  • Караулар: 99
РФ Хөкүмәте туроператорлар тарафыннан акча чараларын кире кайтару  турында  карар кабул итте. 

Туроператор сәфәрне күчерү мөмкинлеге турындагы белдерүне карар үз көченә кергәннән соң (ягъни 2020 елның 24 июленнән),  60 календарь көн эчендә турагентка (яки турыдан-туры туристка) җибәрергә тиеш. Хәбәрнамәне алганнан соң, турагент туристына бер эш көне дәвамында җибәрергә тиеш.

Сәфәрне күчерү вакыты ике якның килешүе буенча билгеләнергә, әмма хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Әгәр яңа даталарга тур бәясе артса, кулланучы аерманы түләргә тиеш түгел. Әгәр килешү өлешчә түләнгән булса, туроператор төзелгән килешү буенча бәяне арттырырга хокуклы түгел.

Әгәр турист сәфәрне күчерүдән баш тарта икән, туроператор аңа акчаны кире кайтарырга тиеш.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук карар гамәлдә булган чорда ике айдан артык вакытлыча эшкә яраксыз булганнар өчен махсус шартлар тудырылган. Аларга туроператор гариза биргәннән соң 90 көн эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.

Карар нигезендә, шулай ук, акчаларны кире кайтарганда, туроператор һәр календарь көн өчен файдаланылмаган тур суммасына процентлар түләргә тиеш (РФ ҮБ ставкасының 1/365 күләмендә) – килешүне өзү турында гариза биргән көннән алып акчаны кире кайтарганчыга кадәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*