ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Суд приставлары яңа бинага күчә
Җәмгыять
  • 29 Июль 2020 - 17:02
  • Караулар: 38
Түбән Кама приставлары Студентлар урамындагы яңа бинага күчәләр. Шуңа бәйле рәвештә, 6 һәм 7 августларда гражданнарны кабул итү булмаячак.

10 августтан  суд приставлары  бар уңайлыклары булган яңа бинада эшли башлый. Яңалыкларның берсе - электрон чират кертү.

Исегезгә төшерик, Түбән Кама суд приставлары хезмәтен модернизацияләү проекты  гамәлгә ашырыла торган пилот территория булды. Үз вакытында идеяне Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*