ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада сайлауда урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башлана
Җәмгыять
  • 28 Июль 2020 - 08:08
  • Караулар: 25
Татарстанда 29 июльдән «мобиль сайлаучы» механизмы эшли башлый, ул урнашу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлекне күздә тота. Гаризаны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, республика халкына Татарстан Президентын, муниципалитет депутатларын сайларга туры киләчәк. Өстәмә сайлаулар Түбән Кама сайлау округында һәм Алабуга бермандатлы округында узачак.

Түбән Кама территориаль сайлау комиссияләрендә гаризалар 29 июльдән 8 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә 16:00 - 20:00 сәгатьләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 9:00-  14:00 сәгатьләрдә тәнәфессез кабул ителәчәк.

Участок сайлау комиссияләре мондый гаризаларны 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр генә кабул итәчәк. Түбән Кама участокларының эш режимы: эш көннәрендә 16: 00 - 20: 00 сәгатьләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 09:00 - 14:00  сәгатьләрдә.

Гаризалар шулай ук КФҮ офисларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында да кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*