ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан Краснодарга очышлар саны артачак
Җәмгыять
  • 27 Июль 2020 - 14:47
  • Караулар: 43
"Азимут " Түбән Камадан Краснодарга очышлар санын арттыра.

Авиакомпания өстәмә дүртенче рейсын 6 августтан пәнҗешәмбе көннәрендә башлый. Шулай ук чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә дә рейслар башкарыла.

Барлык рейсларга билетлар ирекле сатуда. Иң арзан билет бәясе бер кешегә 12 886 сум тәшкил итә. Тулырак мәгълүмат: www.azimuth.aero

Сүз уңаеннан, әлеге лайнер һава судноларына Россиянең зур елгалары исемен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Кама» дип аталды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*