ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
16 июль: Түбән Кама муниципаль районында коронавирус буенча яңа статистика
Җәмгыять
  • 16 Июль 2020 - 10:42
  • Караулар: 75

16 июльгә булган оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирусның расланган яңа очраклары юк.

Элегрәк шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 225 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген 33 яңа COVID-19 очрагы расланган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Моннан тыш, Татарстанда COVID-19 дан үлем очрагы расланган. Яр Чаллыда 1949 елда туган кеше вафат булган.

19 майда 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең авыр формасы, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруының кискен өзлегүе белән кергән. Хәле авыр булганга һәм ИВЛ аппаратында озак ятканга, реанимация бүлегенә салына. Башка авырулар фонында үткәрелгән дәвалау пациентның хәлен яхшыртуга китермәгән. 23 майда үлем очрагы теркәлгән. Бу катлаулы клиник очрак булганга, озак вакытлы патология-анатомия экспертизасы үткәрү кирәк булган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*