ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
КФҮ офисларында документларга фотога төшәргә мөмкин
Җәмгыять
  • 10 Июль 2020 - 14:30
  • Караулар: 107
Түбән Кама КФҮ офисларында документларга фотога төшү буенча яңа хезмәт барлыкка килде. Моны Мәктәп бульварындагы офиста да, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагысында да эшләргә була.

Аерым фотообудка КФҮ төп офисында элек тә бар иде, әмма хәзер офис белгечләренә тагын бер фотоаппарат бирелгән. Машина йөртү таныклыгына фотога төшү бушлай, калган хезмәтләргә (Россия паспорты, иске үрнәктәге чит ил паспорты, шулай ук анкеталар, резюмелар һәм башка документлар) түләүле.

Стандарт фотокомплект бәясе - 180 сум.

КФҮ рәсми сайты

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*