ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте
Җәмгыять
  • 10 Июль 2020 - 13:03
  • Караулар: 96
Түбән Камада  муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның шәхси кабул итүе узды. Мэрга сораулар белән 15 кеше килде.

 Бакый Урманче урамындагы 31 һәм 33 нче йортларда яшәүчеләр мэрга коллектив мөрәҗәгать җиткерделәр. Әлеге йортлар «Безнең ишегалды» программасына кертелгән булган, халык фикер алышуда катнашкан,  проект төзелгән. Реконструкция эшләре быел башланырга тиеш булган, әмма коронавирус инфекциясе пандемиясе белән килеп чыккан финанс тотрыксызлыгы аркасында ремонтны кичектергәннәр.



"Вазгыятькә бәйле рәвештә, программаны тормышка ашыру срокларын өч елдан биш елга кадәр үзгәртү турында карар кабул ителде, – дип аңлатты Айдар Метшин. – Өч еллык сроктан чыгып, быел сезнең ишегалларыгыз да кергән 111 ишегалдын ремонтларга планлаштырдык, әмма аны  67 ишегалдына кадәр  кыскартырга мәҗбүр булдык. Бу сезонда да бу ишегалларында төп игътибар – юлны киңәйтүгә, машина кую урыннарына, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына, шулай ук кече архитектура формаларына, эскәмияләргә, чүп савытларына, яктыртуга биреләчәк. Калган эшләр киләсе елга күчереләчәк. Сезнең ишегалды 2021 ел программасына керәчәк".



«Гаилә» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе  Дарья  Хуҗина оешманың 226 мең сум күләмендә РФ Президенты грантын отуын җиткерде, бу сумма мөһим  проектны тормышка ашыруга тотылачак. Алар халыктан яхшы хәлдәге кием-салым, уенчыклар һәм башка бик күп әйберләр җыеп, аларны мохтаҗларга тапшырырга планлаштыра. Грант акчалары складны җиһазлауга һәм дезинфекция җиһазлары сатып алуга тотылачак. 



"Безнең оешма биш ел элек булдырылды. Оешмага күпбалалы гына түгел, ялгыз аналар да керә ала, -дип сөйләде үзәк җитәкчесе. – Бер ел элек безнең үзәккә рәсми статус бирделәр. Үзәктә эш юнәлешләре күп: мәдәни, спорт, үстерелешле һәм башкалар. Безнең офис Яшьлек урамындагы 8 нче йорт фатирында урнашкан. 44 квадрат метр мәйданлы фатир безгә җитми".

Айдар Метшин хәбәр иткәнчә, үзәк җитәкчелегенә барлык таләпләргә туры килә торган бина вариантлары тәкъдим ителәчәк.



Гражданнар игътибарына! Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинның халык белән очрашулары Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза. Алдан язылу өчен телефон: 39-17-17.Моннан тыш, гражданнарның хакимият органнары вәкилләренә гариза, шикаять, тәкъдимнәре түбәндәге сылтамалар буенча кабул ителә:

   - http://www.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (рус телендәге мөрәҗәгатьләр);

   - http://tat.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (татар телендәге мөрәҗәгатьләр).

   Район Башлыгының ышаныч телефоны:  473-473.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*