ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама суд приставлары тиздән яңа бинага күчәчәк
Җәмгыять
  • 02 Июль 2020 - 15:50
  • Караулар: 41
Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең төбәк идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әнвәр Закиров суд приставлары хезмәте бинасын төзекләндерү барышын тикшерделәр. Түбән Кама әлеге проект - гамәлгә ашырыла торган пилот территория. Үз вакытында идеяне Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Проектны Түбән Камада Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе белән берлектә эшләгәннәр. Бүгенге көндә суд приставлары эшчәнлеге халык тарафыннан күп кенә ризасызлыклар уята. Түбән нәтиҗәлелекнең сәбәбе, барыннан да элек, кадрлар җитмәүдән гыйбарәт.

"Һәр хезмәткәр өчен көрәшергә, көрәшергә, моның өстендә эшләргә кирәк, - дип искә төшерде суд приставлары җирле хезмәте җитәкчеләренә Айдар Метшин. - Кешеләр яңа мөмкинлекләр ачылганын аңлый икән, шул вакытта гына нәтиҗә булачак. Без ачылдык, дип кенә кадрлар килүен көтеп утыру файдасыз".

Приставларның үзләре өчен дә, килүчеләр өчен дә эш шартлары уңай булу мөһим. Приставлар өчен элек шәһәр суды булган Студентлар урамындагы бина ремонтлана. Реконструкциядән соң биредә суд приставлары хезмәтенең ике бүлеге урнашачак. Яңа бинада хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә барлык шартлар тудырыла. Шуларның берсе - электрон чират. Проектны технологик яктанмөмкин булганча гамәлгә ашыралар.

Приставлар яңа бинага 1 августта күчәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*