ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Рамил Иксанов белән хушлашалар
Җәмгыять
  • 30 Июнь 2020 - 14:49
  • Караулар: 14
29 июньдә «Жилье» ИК ҖЧҖ директорының производство буенча урынбасары Рамил Иксанов вафат булды.

Рамил Равил улы 1964 елның 15 февралендә Башкортстан АССРның Миякә авылында туа. Түбән Камада хезмәт эшчәнлеген 1990 елда «Камэнергоремонт» берләшмәсендә электр слесаре буларак башлый.

2013 елда «Жилье» ИК ҖЧҖ директорының производство буенча урынбасары итеп билгеләнә.

Ул иҗади, кызыклы кеше һәм үзенчәлекле шәхес иде. Рамил Равил улы - үз һөнәрендә югары осталык һәм яраткан эшенә фидакарь хезмәт итү үрнәге. Хезмәткә һәм иҗтимагый эшчәнлеккә бар көчен биреп, ул Түбән Кама муниципаль районының сайлау системасы эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Рамил Равил улы - үз алдына куелган бурычларны сыйфатлы итеп башкарган чын профессионал - Түбән Каманың хезмәт даны елъязмасында, аны белгән һәм бәяләгән барлык кешеләрнең күңелендә мәңгегә шулай калыр.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Якыннарыгыз, дусларыгызның ярдәме сезгә зур кайгыны кичерү өчен көч табарга булышыр дип өметләнәм.

Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе
А. Р. Сафин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*