ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Табибларның балаларына һәм ятимнәргә лагерьларга юлламалар өчен 248 мең сум акча бүлеп биреләчәк
Җәмгыять
  • 30 Июнь 2020 - 13:45
  • Караулар: 47
Айдар Метшин рәислегендә Түбән Кама муниципаль район Советының кырык җиденче сессиясе узды.

Бу сессиядә депутатлар тарафыннан кабул ителгән мөһим пункт булып, Түбән Камада кайбер категория балаларга сәламәтләндерү лагерьларына ташламалы юлламалар бирү турында карар кабул ителде.
Әгәр элек мондый юлламаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар гына алса, быел бу хокуктан коронавирус инфекциясе йоктыручыларны дәвалаучы медикларның балалары файдалана ала. Бу - 46 бала, юллама алу өчен, Түбән Кама муниципаль районы бюджетыннан 109 мең сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.



Моннан тыш, ташламалы путевкаларны инвалид балалар, ятимнәр һәм ата-анасы инвалид балалар ала ала. Бу категориягә 69 бала эләгә, моның өчен Түбән Кама муниципаль районы бюджеты 139 мең сум акча бүлеп бирә.



Сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бәясенең 85 %ы Татарстан Республикасы бюджетыннан түләнә, 15% ы, ә бу - 2 216 сум - ата-аналар кертемнәре. Быел ташламалы категориягә керүче балалар 1 июльдән «Камский Артек» һәм «Заря» муниципаль лагерьларына бара алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*